Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы Спасс районы предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады.
Шулай итеп, ДБУ "Болгар урман хуҗалыгы" 43 хезмәткәренә 44 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.