Мәскәү районында узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

2016 елның 26 августы, җомга

Казан шәһәренең Мәскәү районында узган кече вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды. 

Чарада шәһәрнең 3 предприятие вәкиле катнашты. Эш эзләүчеләргә 40тан артык вакансия тәкъдим ителде. 

Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшу мөмкинлеге дә тудырылды. 

Мини ярминкәдә 61 кеше катнашты, шуларның 11е алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International