Сентябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында" Законы нигезендә 29 нчы сентябрь Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Корбан бәйрәме Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.  2016 нчы елда Татарстан Республикасы Президентының 2016 нчы елның 11нче июненнән № УП-525 нче номерлы "2016 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү  турында" Указы нигезендә Корбан бәйрәме 12 нче сентябрьгә туры килә.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 10, 11 һәм 12 нче сентябь ял көне булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International