Чистай интернат-йорты яңа социаль технологияләрне апробацияләү буенча эксперименталь мәйданчык булды

2016 елның 21 октябре, җомга

2016 елның икенче кварталында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты яңа социаль технологияләрне апробацияләү буенча эксперименталь мәйданчык булып тора. Әлеге технологияләрне уйлап табучы һәм оештыручысы булып Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәк тора.

Үзәк белгечләре тарафыннан түбәндәге социаль технологияләр тәкъдим ителде: "Физик активлык аша акыл сәләтен үзләштерү", "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе булдыру", "Звукотерапия аша өлкән яшьтәге гражданнарны социаль җайлаштыру", "Инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнарны сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү ысулы буларак смехотерапия куллану".

Бүгенге көндә әлеге тәкъдим ителгән технологияләрне сынап карау һәм гамәлгә кертү буенча эшчәнлек алып барган куратор-белгечләр социаль хезмәтләр алучы гражданнарга дәресләр үткәрде. Чара нәтиҗәләре буенча апробация проектын тормышка ашыру буенча учреждение белгечләренең эшләренә уңай бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International