"Веста" үзәге хезмәт коллективы 2017 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән яңа законнар белән танышты

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова “2017 елда РФ Законнардагы үзгәрешләр” дип аталган лекция үткәрде.

Җыелышның максаты булып хезмәт коллективын РФның яңа норматив-хокукый актлары белән таныштыру торды.

Лекция башында белгечләр Россия Федерациясе гражданы белергә тиеш законнарны искә төшерде. Аннары Любовь Таирова 2017 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән яңа законнар турында хәбәр итте. Алынган мәгълүматны лектор социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы гаиләләргә җиткерергә тәкъдим ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International