Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова үзәк карамагындагы 44 балага зоопаркка экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып җәнлекләр дөньясы белән таныштыру, психо-эмоциональ хәлне җайлау торды.
Экскурсия барышында зоопарк хезмәткәрләре җәнлекләрнең яшәү урыннары, рационы белән таныштырды.