Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова социаль ярдәм алучы 32 бала һәм 19 ата-ана өчен “Йолдызларга таба” дип исемләнгән проекцияле шоуга экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып файдалы ял вакыты оештыру, бала-ана мөнәсәбәтләрен яхшырту торды.
Экскурсия дәвамында балалар Җир планетасы белән якыннан танышты, тормышның ничек барлыкка килүен белде.