Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре ветераннар өчен видеопрезентация күрсәтте.
Социаль эш буенча белгеч Елена Абрамова өлкән кешегә заманча көндәлек тормышта нинди куркынычлык янавы, электр приборлары белән дөрес куллану, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау турында сөйләде.
Чара ахырында барлык ветераннар да куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр алды.