"Веста" үзәге карамагындагыларның ял сәгате кызыклы һәм үзенчәлекле уза

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Әлфия Низамова һәм Ольга Комиссарова Шәһәр музее хезмәткәрләре белән берлектә күгәрченнәр һәм йорт куяннарының күчмә күргәзмәсенә экскурсия оештыра.

Әлеге чараның максаты булып балаларның дәрестән тыш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү торды.

Экскурсовод балаларга кош-кортларның кайда торуы, ничек туклануы турында сөйләде. Балалар исә хайваннар белән якыннан танышты, алар белән фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International