ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева “Мөмкинлеге чикле баланы социаль мохиткә интеграцияләштерү” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады.
Чарада шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчеләре, һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүген республикада киң социаль учреждениеләр челтәре эшләп килә. Моннан тыш, соңгы вакытта тернәкләндерү эшендә коммерцияле булмаган оешмалар да актив рәвештә катнашып килә.