Алабуга "Яңа йорт" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат карамагындагы Алефтина Антонова белгечләр ярдәме белән якыннарын һәм туганнарын тапты.
Алефтины Антонованы тернәкләндерү өчен актив рәвештә эрготерапия технологиясе кулланылды. Ул үз эченә төрле методика, махсус күнегү, тренажерларны алган.
Шуның белән беррәттән тернәкләнүченең туганнары белән элемтәсен җайга салу эшләре барды. Шулай итеп, ул Яр Чаллыда торучы кызы белән аралашып торды. Аннан соң инде кызы аны үз янына гаиләсенә алды.
Шулай ук, “Өлкән кешене гаиләгә алу” проекты кысаларында Елена Бакирова һәм Ахмадулла Хәмидуллин гаилә карамагына алынды.