Узган атнада республика эш бирүчеләре 3 509 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 28 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 333 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 264 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 26 218гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3509 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 513 кеше эшсез дип танылган, шуларның 480не – моңа кадәр хезмәт куйган. 28 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International