Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

2017 нчы елның 28 нче февраль көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4697 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 41 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1766, 715, 333, 246 һәм 103 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Түбән Кама һәм Алабугада эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International