"Татинтек" ҖЧҖндә мәшгульлек хезмәте көне узды

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Татинтек" ҖЧҖнең эштән азат ителүче хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.

Очрашуда катнашучыларга гражданнарга гарантияләр һәм компенсацияләр өлешендә хезмәт хокукы нормалары аңлатылды. Шулай ук предприятие хезмәткәрләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәткән дәүләт хезмәте исемлеге белән танышты.

Консультация хезмәте "Татинтек" ҖЧҖнең 17 хезмәткәре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International