2017 нче елның 14 нче мартында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә Чистай шәһәре "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортыннан коляскаларда йөрүче инвалидлар һәм хезмәткәрләр килде.
Очрашуның максаты булып тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу торды. Шулай ук мастер- класста интернат йорт карамагындагы инвалидлар "Яр Чаллы” спорт комплексында коляскаларда бию һәм коляскаларда баскетбол уйнау мөмкинлегенә дә өйрәнде. Баскетбол командасы коляскада утырып, туп кертү позицияләрен, туп алып бару техник нигезләрен һәм комплекслы күнегүләрен күрсәтте.
Россия спорт буенча җыелма командасының әгъзалары Ольга Селиванова һәм Альберт Җаббаров коляскаларда бию элементлары күрсәтте һәм коляскаларда бию тәҗрибәләре белән уртаклашты.