Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Биредә "Түбән Кама икмәк комбинаты" ААҖ һәм Гамирова ШЭ предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә автомобиль йөртүче, техник-технолог, 4 разрядлы пешекче, 4 разрядлы кондитер, чәчтараш остасы һ. б. вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Вакансияләр ярминкәсендә 17 граждан булды, шуларның 4се алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.