Узган җомгада, 17 март көнне, Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча эксперт комиссиясе әгъзаларының агымдагы елда беренче утырышы узды.
Чара барышында чәчтарашлар хезмәте, кием ремонтлау һәм тегү юнәлешләр буенча дүрт эшсез гражданның бизнес-планы каралды.
Чара йомгаклары буенча комиссия әгъзалары тарафыннан иң күп уңай билге алган 1 бизнес-план хупланды.