Бүген Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар балалар экология-биология үзәгендә булдылар.
Үзәк методисты балалар өчен экскурсия үткәрде. Балалар тиен, ташбака, әрлән, балыклар артыннан күзәтте.
"Гомумән алганда, экскурсия мавыктыргыч һәм бик кызыклы килеп чыкты. Балалар бары тик уңай тәэсирдә генә калды”, – дип уртаклашты "Астра" үзәге хезмәткәрләре.