"Өмет Яры" үзәге белгечләре чаралар циклы оештырды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә "Кайда әҗәл сатканнарын хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чаралар үткәрелде.

Әйтик, 14 март көнне педагог-психолог Наталья Маснавиева социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган 11-14 яшьлек балалар өчен анкета тутыру уздырды. 20 март көнне социаль эш буенча белгеч Наталья Дьячкова, социаль педагог Лариса Насыйрова һәм педагог-психолог Наталья Маснавиева 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә шәһәр урамнарында ВИЧка каршы акция үткәрде. 23 март көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә педагог Лариса Насыйрова наркоманияне профилактикалауга юнәлдерелгән төркемле дәрес оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International