Хәйрия проекты касаларында балаларны төрле спорт уеннарына җәлеп итү буенча РОО РТ “Руки помощи” хәйрия фонды Питрәч районы “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләргә “Форсаж” картинг-үзәгендә кучмә чара оештырды.
Балаларны кызыклы программа, мавыктыргыч күңел ачу, ярышлар көтте, ә иң мөһиме тәрбияләнүчеләр үзләрен машина ярышында сынады.
Чараның ахырында балаларны “Макдоналдс” кафесында тәмле аш көтте.
“Шатлык” приюты администрациясе РОО РТ “Руки помощи” хәйрия фондына бу чара өчен чын күңеленнән рәхмәтен белдерә.