Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәрби хезмәт эшеннән азат ителгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Чарада «Кадры Урала» ҖЧҖ һәм ШЭ Абдулнасыров предприятиясе вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр укладчик-упаковщик, эретеп ябыштыручы, слесарь, мастер-приемщик, автожестянщик, автомобильләр юучы һәм башка һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим итте.

Ярминкәдә 33 граждан булды, шуларның 15е алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International