Эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү максатыннан Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарны төрле белгечлекләргә өйрәтәләр.
Хатын-кызлар арасында бухгалтер, парикмахер, пешекче, тегүче, маникюр остасы кебек курсларның ихтыяҗы зур. Ир-атларга исә троллейбус йөртүчесе, стропальщик, җиһазлар ремонтлау электромонтеры, нефть һәм газ чыгару буенча оператор, кран машинисты һәм башка курслар тәкъдим ителә.
Барлык белгечлекләр буенча укыту бушлай, уку вакытында стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.