Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының грантларын алуга республика конкурсын үткәрү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Шулай ук, белем бирү оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре турында да сөйләштеләр.
Киләсе видеоконференция 2017 елның 10 нче апрель көненә планлаштырыла.