Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл" спорт бәйрәме узды.
Стартка 2 команда чыкты, һәрбер командада биш бала катнашты. Балалар бик катлаулы бәйгеләрдә ярышты, биредә алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алды.
Ярышлар ахырында жюри йомгак ясады. Барлык командалар мактау грамоталары белән бүләкләнде.