Социаль хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итүчеләр реестрына керү буенча программага туплау игълан ителде

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының белгечләре "Социаль проектлаштыру һәм социаль проектлар белән идарә итү" программасында катнашты. Әлеге программа буенча укытулар Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узачак.

Коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен уку бушлай.

Укыту барышында катнашучылар түбәндәгеләрне беләчәк:

– оешма эшчәнлегенең хокукый нигезләре;

– бухгалтерлык исәбе һәм салым салу үзенчәлекләре;

– социаль хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итүчегә таләпләр;

– бизнес-планлаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итү үзенчәлекләре;

– проектны тәкъдим итү нигезләре.

Уку төркеменә сайлап алу гариза нигезендә үткәрелә. Гариза формасы һәм башка мәгълүматны аша (843) 233-72-87 телефоны яки e-mail: ciss.rt@mail.ru адресы буенча белергә була.

Гаризалар кабул итү 2017 елның 26 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Укытулар май аенда башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International