Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 18 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 180 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 88 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 29 950гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4535 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 847 кеше эшсез дип танылган, шуларның 785е – моңа кадәр хезмәт куйган. 127 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.