Түбән Кама "Веста" үзәгендә чираттагы зональ супервизия узды

2017 елның 21 апреле, җомга

Кичә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында зональ һөнәри супервизия узды.

Чарада шулай ук Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама районнарының комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Супервизияне "Веста" үзәге авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Екатерина Трусеева ачып җибәрде. Үз чыгышында ул зональ супервизорның эш планы турында сөйләп узды.

Чара эшлекле уен формасында дәвам итте. Аны республика мәгълүмати-методик үзәге фәнни-тикшеренү секторы җитәкчесе Ариф Шыхалиев уздырды. Уен барышында тест үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International