"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уен программасы оештырылды. Чара Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары белән бергә оештырылды.
Үзәк карамагындагы балалар чарада актив катнашты, призлар һәм бүләкләр алды.