Яр Чаллы 6 нчы шәһәр сырхауханәсе медицина хезмәткәрләре "Ышаныч" үзәгенең эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде

2017 елның 21 апреле, җомга

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 6 нчы шәһәр сырхауханәсендә медицина хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашуда катнашты.

Чараның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат җиткерү торды.

Очрашу барышында социаль хезмәтләрнең төрләре һәм исемлеге, 2017 елга яңа расланган социаль хезмәтләргә тарифлар, социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасы, аның үзенчәлекләре, эчтәлеге турында сораулар хәл ителде.

Катнашучыларга буклетлар һәм "Ышаныч" комплекслы үзәгенең эшчәнлеге турында мәгълүмати материаллар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International