Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

2017 нчы елның 25 нче апрель көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4605 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 40 кешегә азрак.

Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1196, 549, 495, 431 һәм 106 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, яр Чаллыда 25, Кама Аланында 10 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International