"Язгы игелеклелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Буаның 5нче гимназиясе укытучысы Казначеева җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары белән хәйрия ярдәме оештырылды.
Гимназия укучылары аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен канцелярия кирәк-яраклары җыйды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп балалы гаиләләргә әлеге җыелмаларны тапшырды.