"Шәфкать" үзәге белгечләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән массакүләм зарядка ясады.

Чарада төрле категория гаиләләреннән 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Очрашуның максаты булып балигъ булмаганнарның игътибарын сәламәтлекне саклауга җәлеп итү торды.

Шулай итеп, балигъ булмаганнар музыка барышында зарядка ясады. Чара вакытында "М. И. Г." отряды волонтерлары мәгълүмати флаерлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International