Республика оешмаларында 2 365 эш урыны ачык

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчыелның 9 нчы май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 826 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 64 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 31 469 тиң, соңгы атнадагына да оешмалар2 365 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,47 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 534 кеше эшсез дип танылган, шуларның 504е – моңа кадәр хезмәт куйган. 30 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International