Кичә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайтты.
14 яшьтән 17 яшькәчә 4 тәрбияләнүчегә Һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелде.
Һөнәри юнәлеш билгеләү өчен приютта тәрбияләнүче балалар компьютерда тест үтте. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре Голланд методикасын кулланды.