"Гармония" үзәге белгечләре Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрде

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

"Радуга" клубы эшчәнлеге кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Минем гаиләм – минем диварым” темасына төркемле дәрес үткәрде.

Белгечләр сүзләренчә, чараның төп максаты булып балаларга гаиләнең роле турында аңлату торды. Бу көнне үзәк карамагындагы балалар үз гаиләсе турында сөйләде, уеннарда катнашты.

Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларга гаилә әгъзаларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International