Куркынычсыз балачак" технологиясе буенча Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Әлфия Байковой инвалид балалар арасында "Үз-үзеңне тоту культурасы" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты – балаларга җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген аңлату.
Дәрес барышында белгеч этикет килеп чыгу тарихы турында сөйләп узды. Аннары белгеч кечкенә сценкаларда катнашырга тәкъдим итте.