Казан халкы шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакырыла

2017 елның 19 мае, җомга

Иртәгә, 20 майда Татарстан башкаласында гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак. Эш эзләүчеләргә Казан предприятиеләрендә булган 15000 вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә эшендә 33 шәһәр предприятиеләре катнашачак, алар арасында "Ростелеком" ҖАҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, "Содружество" АҖ, "Уңыш-пресс" ҖЧҖ, һәм башкалар булачак.

Ярминкә 11.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. азан ш., һ. б., Х. Ямашев ур., 46/33 (ТРК "Парк Хаус") адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: 5624816.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International