Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен "Гаилә альбомы" бәйрәм чарасы оештырды.
Чараның максаты итеп бәйрәм атмосферасы булдыру, гаилә әгъзалары арасында аңлашу, береңне хөрмәт итүне формалаштыру куелды.
Чара башында белгечләр барлык килгән кунакларны гаилә көне белән котлады һәм "Гаилә альбомы" журналының махсус чыгарылышы турында сөйләде.
Чара ахырында барлык катнашучыларны да чәй табыны артына чакырдылар.