“Шатлык” приюты территориясендә гаилә белән ял итү өчен "Балалар паркы" ясыячаклар

2017 елның 23 мае, сишәмбе

«Барыбыз бергә булдырабыз» Республика проекытын тормышка ашыру кысаларында, «Үзем эшли алам, үзем булдырам» һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендэ Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән бергәләп гаилә белән ял итү өчен приют территориясендә “Балалар паркны” барлыкка китерә башлады.

Балалар белән бергәләшеп ял итү, дуслыкны ныгытырга искиткеч мөмкинлек, ышаныч тудыра. Бәхетле балачак мизгелләре гомер буена хәтердә уелып кала. Шулай итеп, гаилә кыйммәтләре, традицияләре буыннан-буынга тапшырыла, формалаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International