Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2017 елның 8 июнендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда буш эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк. Чара сәгать 10:00да башлана.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең түбәндәге 12 оешмасыннан кадрлар белән эшлэү булеге белгечләре катнашачак: КамаЗ “Пресс-рам заводы” ПАҖ, “Содексо Евроазия” ҖЧҖ, “СКЗ” ҖЧҖ, “Мегафон ритейл” ҖЧҖ, “Камастройиндустрия” ҖЧҖ, Тимер юл транспортында ведомствоара сак хезмәтенең Ульяновск отряд филиалы Федераль дәүләт оешмасы, Камаз “Логистик үзәге” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр укчы, менеджер, белгеч, аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, транспортировщик, төяү җайланмасын йөртүче, электромонтер, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, система администраторы, машина йөртүче, урам себерүче, хезмәт һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы һәм башка буш эш урыннарын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр оешмалардан килгән белгечләр белән әңгәмә барышында буш эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алачаклар (эшнең графигы, характеры, квалификаөион таләпләр, эштә түләү системасы һәм башкалар).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International