Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Татнефтедор" ҖЧҖендә булды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

"Маркетинговый визит" циклы кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Татнефтедор" ҖЧҖ Зәй автомобиль юллары идарәсендә булды.

Очрашу барышында эш белән тәэмин итү хезмәтенә мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, дәүләт хезмәтләре турында аңлатма бирелде. Шулай ук инвалидлар һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга эш урыннарын квоталау һәм резервлау, мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен эш урыннары булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Предприятие җитәкчелеге "Россия Эш" порталы мөмкинлекләре хакында тулы мәгълүмат алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International