Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында чираттагы атналык киңәшмә узды. Чарада "Росгосстрах" Иминиятләштерү компаниясе ҖАҖ, "Ак Барс Банк" ҖАҖ, “Саксесс” ҖЧҖ, Яшел Үзән машина төзү заводы һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.
Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.