"Тылсым" үзәге карамагындагыларга гаилә кыйммәтләре турында искәрттеләр

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Эльмира Гарафутдинова Илфат хәзрәт белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде. Әлеге чарада 7 кеше катнашты.

"Мондый чаралар уздырып, без кешедә мәхәббәт һәм үз гаиләңә бәйләнеш, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлек, игътибарлык, ихтирамлык тәрбиялибез", - дип билгеләп үтте Эльмира Гарафутдинова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International