“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясы белән таныша. Шулай итеп, чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче дәресендә балалар пешекче-кондитер һөнәре белән танышты.
Дәрес башында тәрбияче Эльвира Афанасьева пешекче-кондитер сурәте төшерелгән картиналар күрсәтте. Балалар кондитер һөнәренең бик кызыклы, иҗади һәм шул ук вакытта катлаулы һөнәр булуы турында белде.
Ахырда балалар печенье ясарга өйрәнде.