Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Туктамыш авылында яшәүче Илдар һәм Минзифә Гатиятуллиннарны бергә гомер итүләренә 50 еллык юбилее белән котлады.
"Алтын туйларны бик сирәк билгеләп үтәләр, әгәр дә билгеләп үтәләр икән, бу чыннан да, зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Биектау районында 50 ел бергә гомер иткән гаиләләр дә аздан түгел. Гатиятуллиннар гаиләсе бик тату, эшчән, үз гореф-гадәтләрен саклап калган гаилә", - дип сөйли социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Әхмәтшина.