Кичә, 6 июль көнне, Васильево территориаль участогында Яшел Үзән "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан социаль куркыныч хәлдә калган гаиләдәге балалар белән гаилә кыйммәтләре һәм традицияләренә кагылышлы лекцион-танып белү әңгәмә оештырылды.
7 июльдә "Рәхәт" үзәге базасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен чара оештырылды. Гаиләләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында әңгәмә корды.
Бәйрәм ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды.