Инвалидлыгы булган кешеләр һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен inIT социаль проектының 1-нче этабын гамәлгә ашыруга йомгак ясау

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Бүген "inIT" социаль-белем бирү проектына йомгаклар ясалды һәм беренче чыгарылыш укучыларына сертификатлар тапшырылды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров катнашты.

Чыгарылыш кысаларында потенциаль эш бирүчеләр алдында катнашучылар проектларын тәкъдир итте. Белем бирү программасы бу елның март аенда эшләтеп җибәрелгән иде. Катнашуга гаризалар 110 кешедән килеп иреште. Катнашу өчен Татарстан Республикасының зур шәһәрләре, Россиянең (Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Брянск, Сыктывкар, Чабаксар, Сочи), шулай ук БДБ илләреннән гаризалар килгән.

Программа укучыларның йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Һөнәри программаны уңышлы үзләштергән катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклык бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International