Балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина 17 социаль ярдәм алучы балалар белән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты – балалар коллективы оешканлыгын, каникул вакытында файдалы ял оештыру.
Дәрес "Веста" үзәге ишегалдында узды. Башта укучылар бер-берсен сәламләде һәм танышты. Аннары балалар уеннар уйнады.
Ахырда социаль педагог җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп узды.