Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән инвалидларны эшкә урнаштыру хакында фикер алышты

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Узган җомгада, 4 август көнне, Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән 2017 елга инвалидларны квота буенча эшкә урнаштыру буенча киңәшмә узды.

Чарада түбәндәге район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты: “Зеленодольский молочноперерабатывающий комбинат” АҖ, "Яшел Үзән фанер заводы" ҖАҖ, "Эссен" сәүдә үзәге, “Оптовик” ҖЧҖ, Яшел Үзән механика көллияте.

Очрашу кысаларында катнашучылар инвалидлар өчен эш урыннарын булдыру, эш бирүчеләрнең физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эш белән тәэмин итүдә катнашуы, "Россиядә Эш" Гомумроссия Порталында вакантлы эш урыннары урнаштыру, һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен карады.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International