"Здравушка" үзәгендә уку күнекмәсе узды

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шикле предметлар очраткан очракта бинаны эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе узды.

Чараның төп максаты булып террорчылык янаган вакытта оешма персоналы, үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналарын эвакуациягә өйрәтү торды.

"Здравушка" үзәге директоры урынбасары Альбина Тимашева төрле характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкан очракта үзеңне тоту инструктажы үткәрде.

Шунысын да әйтергә кирәк, эвакуацияләү процессы тиешенчә вакытта үтәлде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International